ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча эш графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Карамалы Тау бистәсендәге «Выбор Поволжье» ҖЧҖ базасында МТЗ-82.1 тракторы карауга тәкъдим ителде. Зеленодольск муниципаль районының «Яңа Тура» технополисы территориясендә 784 км М7 трассасында тикшерү актын алу өчен тагын бер төягеч тәкъдим ителде.
Шулай ук Олы Ачасыр авылында һәм Васюково авылында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.