Теләче муниципаль районында техниканы саклауга куюны контрольдә тоту

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Комбайннар ел дәвамында кыска вакытка файдаланыла. Калган вакытта кыйммәтле машиналар буш тора. Озак сакланганда коррозия һәм башка күренешләр нәтиҗәсендә материалның параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин.

Шуңа күрә урып-җыюдан соң Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарын үз вакытында һәм сыйфатлы саклауга карата контрольлек чаралары күрелә.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International