Алабуга муниципаль районының «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖдә үзйөрешле техниканы техник карау

2022 елның 7 октябре, җомга

Ел саен уздырылырга тиешле техник карау графигы буенча «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына һәм махсус техникасына техник карау уздырылды.

Әлеге оешмадан 63 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде.

Шулай ук «СОЛЛЕРС ФОРД» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

 Нәтиҗәдә техник тикшерү узу турында 63 таныклык бирелде.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International