Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2022 елның 7 октябре, җомга

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханнар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда кабул ителде. 11 кандидатның барысы да теория һәм практика өлешен уңышлы тапшырдылар. Барлык студентлар да тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат ш. һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International