«Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – Россия агросәнәгать комплексы өлкәсендә төп эшлекле вакыйга. Иң зур аграр форум Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 1999 елдан бирле үткәрелә. Күргәзмә гадәттәгечә агросәнәгать комплексының, шул исәптән үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы машиналарын төзү, аграр фән, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, экспорт потенциалын арттыру, цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы казанышларын күрсәтә. Аны үткәрү төбәкара икътисадый багланышларны ныгытуга, АСК өлкәсендә эшлекле климатны яхшыртуга, тармакны техник һәм технологик модернизацияләүгә ярдәм итә.
Агымдагы елда 24 нче «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе 5 октябрьдә старт алды һәм Мәскәү шәһәрендә 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда агросәнәгать комплексының төрле секторларыннан 100дән артык экспонент компания катнаша. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасының һәм җиһазларының өр-яңа үрнәкләрен, алдынгы фәнни эшләнмәләрне һ.б. бәяләргә мөмкин.
Чарада федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Хөкүмәт, Дәүләт Думасы, Федерация Советы әгъзалары һәм агросәнәгать корпорацияләре, банклар, иминият компанияләре җитәкчеләре катнаша.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән җитәкче Радик Рәгыйп улы Зыятдинов катнаша.