Мөслим муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау максатларында үзйөрешле машиналарга рейдлар уздыру дәвам итә

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге узган атнада үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында имин куллануны контрольдә тоту буенча күчмә рейд үткәрде.

Рейд барышында 11 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына куела торган таләпләргә җавап бирми торган тракторны файдаланган өчен бер карар чыгарылды.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International