Бүген «Татспиртпром» ААҖ филиалы Мамадыш спирт заводында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.
Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Алмаз Гыймазов – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе.