Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең агымдагы эш графигы нигезендә «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында җитештерү бинасында төягечләргә техник карау үткәрелде.
Әлеге чараның максаты – техниканың техник торышын тикшерү һәм аларны техник тикшерү актында теркәү.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечкә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.