«ЦПК-Татнефть» хосусый мәгариф учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтиханнар кабул ителде. Имтиханның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар имтихан билетларын хәл иттеләр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең сазлыктан йөри торган RM-500 машинасын йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Сынау бирергә теләгән 5 курсантның барысы да теоретик һәм практик өлешләрне уңышлы тапшырды.
Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы «Татнефть» ГАҖ нефть чыгару операторы булып эшкә урнашканда мәҗбүри шартларның берсе булып тора.
Илнур Галимов – ТР Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.