Апас муниципаль районы Каратун авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Алар арасында 5 трактор һәм 4 трейлер бар иде.
Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Техниканың бер берәмлеге исәптән алуга тәкъдим ителде.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.