Бүген Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда еллык техник карап чыгу графигы нигезендә, «АЛОЙЛ-РЕМСЕРВИС» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Тикшерү барышында 8 үзйөрешле машина тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм милекчегә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Оешма балансында барлыгы 32 үзйөрешле техника бар, барлык техника график буенча техник тикшерү уза.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.