Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов «Ак Барс» урман эшкәртү компаниясе» ҖЧҖ карамагындагы агач әзерләү техникасын карады. Тикшерү вакытында номерлы агрегатларның теркәү документларына туры килүе тикшерелде. Шулай ук сатып алынган техниканы теркәү тәртибе һәм вакыты турында да аңлатылды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.