Бүген Алабуга муниципаль районында «СПЕЦСТРОЙСЕРВИС» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарны ел саен техник тикшерү үткәрде. Әлеге оешмадан 32 берәмлек техника күрсәтелде.
Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде.
Шулай ук «СПЕЦСТРОЙСЕРВИС» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Нәтиҗәдә техник тикшерү узу турында 32 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.