Үзйөрешле машина хуҗаларының гаризасы буенча эш графигы нигезендә, номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский бистәсендә «Каздорстрой» ААҖ базасында ике яңа төягеч күрсәтелде.
Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура авылында М7 трассасының 784 нче чакрымында Технополис территориясендә теркәлү өчен тагын ике берәмлек техника каралды. Әлеге объект территориясендә соңгы ярты елда 15 берәмлек үзйөрешле машина теркәлде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.