Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе авылында шәхси хуҗаларның үзйөрешле техникасы тикшерелде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе авыл җирлегендә, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Карау барышында 19 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде.

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.     

А.Н.Петухов – Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International