Техниканы саклау – мөһим эш!

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамлана. Басулар бушап калды. Уңыш амбарларга тутырылды. Киеренке урып-җыю эшләреннән соң кешеләргә генә түгел, техника да ял кирәк. Авыл хуҗалыгы машиналары ел дәвамында кыска вакыт эчендә кулланылалар, калган вакытта кыйммәтле машиналар буш тора. Озак сакланганда коррозия һәм башка күренешләр нәтиҗәсендә материалның параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин.

Шуңа күрә хәзерге вакытта Теләче районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә машиналарны саклау, машиналарны, аларның агрегатларын коррозиядән, деформацияләрдән һәм башка җимерә торган йогынтылардан тәэмин итүче комплекслы оештыру-технологик чаралар үткәрү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International