Менделеевск муниципаль районында үзйөрешле машиналарның эшен тикшерү

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Профилактик чаралар кысаларында Менделеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Смирнов А.М.» КФХ кырларында тракторларны тикшерү оештырылды.

Уңыш җыю эшләре төгәлләнеп килә, хуҗалыклар туфракны эшкәртүгә һәм уҗым культураларын чәчүгә керешәләр.        

Контроль тикшерүдә түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде: документлар - теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерүне узу турында таныклык, ут сүндергеч, кирәкле дару чаралары җыелмасы булуына, тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә, ягулык тамган җирләрнең булмавына, дәүләт теркәү билгесенең булуына.

Шулай ук механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде, эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өстәмә аңлатып үтелде.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International