Мамадыш муниципаль районының «Азбука сыра» ҖЧҖдә үзйөрешле техниканы тикшерү

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районының «Азбука сыра» ҖЧҖ базасында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International