Зеленодольск муниципаль районында үзйөрешле техника тикшерелде

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Зеленодольск муниципаль районының Бишнә авыл җирлегендә физик затларга теркәлгән үзйөрешле техникага чираттагы мәртәбә техник тикшерү уздырылды.

Техник карауга алты берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык тракторлар да аны уңышлы узды һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачаклар.

Хәзерге вакытта график буенча техник тикшерү Зеленодольск муниципаль районының башка авыл җирлекләрендә дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International