2022 елгы уңышны җыеп алу һәм чәчү барышы белән танышу

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ уҗым культураларын чәчү барышы белән танышу булды.

 Хуҗалык хезмәтчәннәре бөртекле культураларны суктырып бетерделәр һәм рапс җыюны дәвам иттерәләр. Уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итә.

Көзге чәчү мәйданы 2128 га тәшкил итә, шулардан уҗым арышы – 721 га, уҗым бодае – 1407 га. 5 сентябрьгә барлыгы 1254 гектарда көзге культуралар чәчелгән.

Техника төзек, яхшы әзерләнгән.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International