Буа муниципаль районында үзйөрешле чөгендер җыю техникасына планлы техник карау уздырыла

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Тикшерү нәтиҗәсендә эштә файдаланыла торган барлык комбайннар да алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт алды һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.   Сентябрьнең беренче көннәрендә Буа муниципаль районында үзйөрешле чөгендер җыю техникасына техник карау уздырыла башлады. Беренчеләрдән булып «Авангард» ҖЧҖ, «Заря» ҖЧҖ һәм «Буа шикәре»ҖЧҖ хуҗалыкларында чөгендер җыю комбайннары техник карауга тәкъдим ителде. Чөгендер җыю комбайннарының барлык алты берәмлеге дә «МТК Ак Барс» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм әзерләү базасында техник тикшерү узды.

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International