Әлки муниципаль районы Садиково авылында техник карау уздырылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Әлки муниципаль районының Садиково авыл җирлегендә дәүләт инженер-инспекторы Петухов А.Н. тарафыннан, 2022 елда физик затларга карый торган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Карау барышында 11 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.   

Андрей Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International