Урынга чыгып тикшерүләр

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тараффннан район буенча күчмә тикшерүләр уздырыла, ачыкланган бозулар буенча чаралар күреп, юлларда машиналарның техник торышы тикшерелә. Техник карауга физик затлар тарафыннан машиналарны тәкъдим итү дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, бу категориягә аеруча зур игътибар бирелә. Техник карау узмаган машиналарны эксплуатацияләү, теркәлү кагыйдәләрен бозу – төп бозулар булып тора.

Чираттагы мәртәбә урынга чыгу барышында штраф рәвешендә административ җәза биреп, бер административ эш төзелде.

Ринат Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International