Теләче муниципаль районының «ЛМР Пласт» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең агымдагы эш графигы нигезендә Теләче муниципаль районының «ЛМР Пласт» ҖЧҖ оешмасының җитештерү бинасында төягечләргә техник карау үткәрелде. Әлеге чараның максаты машиналарның техник торышын тикшерү һәм аларны техник карау актында теркәү иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечләргә техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International