Апас муниципаль районында чөгендер җыю техникасын техник карау уздырылды

2022 елның 2 сентябре, җомга

Апас муниципаль районының "МТК "Ак Барс"ҖЧҖдә чөгендер җыю техникасына техник карау үткәрелде. Хуҗалыкта 9 берәмлек техника бар. Шуларның 1 берәмлеге – EURO-MAUS маркалы чөгендер төягеч, 5 берәмлеге – EURO-TIGR маркалы чөгендер җыю комбайны, 2 берәмлеге – HOLMER TERRA DOS T3, 1 берәмлеге – GREMME MAXTRON 620. Һәр техника ике механизатор белән тәэмин ителгән. Тикшерү вакытында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина даруханәләре белән җиһазландырылган.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International