Белем көне белән!

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучылар составын яңа уку елының башлануы белән котлады.

Белем көне – чисталык, игелек, уку елының башлану символы!

Бу көн кайгы-хәсрәткә сәбәпче булмасын, ә күптән көтелгән күңелле очрашулар, шатлыклы елмаюлар, яңа кызыклы танышулар, сабырлык һәм көч ел дәвамында җитсен өчен, белем алуга сусау хисләре белән истә калсын иде! Югары билгеләре, җиңел контроль эшләр, кызыклы дәресләр һәм тугры дуслар юлдаш булсын, алар белән барысы да җиңел булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International