Профилактик чаралар кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Ангелина» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына тикшерү оештырылды.
Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту кысаларында әлеге предприятие яңа ашлык җыю комбайны сатып алган. Ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, үзйөрешле техниканың техник төзеклеге, янгынга каршы инвентарь торышы һәм төзеклеге, двигательләр торышы һәм чисталыгы, янгын куркынычсызлыгы, техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су савытлары, көрәк, лом, сәнәк белән комплектлануына аерым игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр үткәрелде, эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өстәмә аңлатып үтелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.