«Диаз» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «AI һәм B, C, D категорияле тракторчы-машинист» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Укучылар «AI категорияле мототранспорт чараларын йөртүче Һәм B, C, D категорияле тракторчы-машинист» программасы буенча әзерлек уздылар. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен 27 кеше сынауга кертелде. Аларның теоретик өлешен – 23, практик өлешен 18 кеше уңышлы тапшырды. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.