Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыруга (шул исәптән электрон формада), шулай ук аларны күрсәтүнең сыйфатын тикшерүгә кагылышлы мәсьәлә торды.
Үз нотыклары белән күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров, аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наил Әмиров чыгыш ясады.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан алты дәүләт хезмәте, шуларның дүртесе электрон формада күрсәтелә. 2022 ел башыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гариза белән 72 363 зат мөрәҗәгать иткән. Дәүләт хезмәтләрен портал аша күрсәтүне сорап, 370 гариза бирүче мөрәҗәгать итте», - дип хәбәр итте Рәдис Кадыйров.
«Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башка дәүләт хезмәтләре белән беррәттән аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу буенча да хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә дәүләт техник күзәтчелек органнарында 126 аттракцион теркәлгән. Иң күп теркәлгән аттракционнар Әлмәт шәһәрендә һәм Зәй муниципаль районында урнашкан», – диде Наил Әмиров.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү һәм аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазыйфасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү буенча конкурс комиссиясе утырышында катнашты.
Конкурста 4 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын уздырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.