31 август көнне «Гарант» ИКК ҖЧҖ оешмасында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, элегрәк теоретик һәм гамәли имтиханнарны тапшыра алмаган затлар өчен «АI, AII, AIII, B, C, D, E, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар кабул ителде.
Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат теоретик һәм гамәли имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.