Хөрмәтле республика халкы!

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы оешкан Көн белән тәбрик итәм!

Безнең республика гаять бай тарихлы, Сез, республикада яшәүчеләр, аны көндәлек рәвештә үзегезнең тырыш хезмәтегез белән тулыландырып торасыз. Икътисадый уңышларга, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе үсешенә, спорт һәм иҗади казанышларга җирлек тудырасыз. Моның төп нигезе булып Сезнең хезмәт сөючәнлек, рухи юмартлык, энергия һәм максатчанлык тора. Хезмәт кешеләре һәрвакыт Татарстан җиренең төп байлыгы булдылар, ул хәзер дә шулай һәм шулай булып калачак та. Республикада барган барлык зур үзгәрешләр – бу, әлбәттә, уртак эшебезнең нәтиҗәсе.

Бу бәйрәм көнендә һәммәбез өчен дә республиканың чәчәк атуын телисе килә, анда яшәүче барча халыкка ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык һәм шатлык насыйп булсын! Һәр гаиләгә тынычлык һәм мәрхәмәт телим!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                Р.Р.Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International