2022 елгы урып-җыю барышы белән танышу

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның 29 августында «Август-Мөслим» ҖЧҖ урып-җыю барышы белән танышу булып узды.  Хуҗалык хезмәтчәннәре бөртекле культураларны суктырып бетерделәр һәм рапс җыюны дәвам иттерәләр. Уртача уңыш гектарыннан 48 центнер тәшкил итә. Урып-җыю техникасы ремонтланган, эшкә әзерләп куелган, механизаторлар укытылган.

Хуҗалык инде берничә ел рәттән җыелган уңышны юллар янындагы кырда махсус җиңнәргә салып куя, бу хуҗалыкка урып-җыю темпларын тизләтергә, вакытны янга калдырырга, җыелган уңышны транспортлау, саклау чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International