Әлки муниципаль районында шәхси хуҗаларда булган үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районының Борискино авыл җирлегендә, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.    

Техник карауга 11 берәмлек техника китерелде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.                                                

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International