Теләче муниципаль районында үзйөрешле техниканың янгын куркынычсызлыгы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Иң киң таралган хокук бозуларның берсе – үзйөрешле машиналарны беренчел янгын сүндерү чараларыннан башка эксплуатацияләү. Шуңа күрә дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары үзйөрешле машиналар хуҗаларының һәм тракторчы-машинистларның игътибарын техниканы эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә юнәлтергә тиеш.

Үзйөрешле машиналар беренчел янгын сүндерү чаралары белән, ким дигәндә, 2 литр сыешлы порошок яки хладонлы ут сүндергеч белән җиһазландырылырга тиеш.

Быел җәй коры булды. Янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү зарурлыгы артты. Шуңа күрә техниканы файдаланучыларга тракторларны «Август Теләче» ҖЧҖ кебек зур сыйдырышлы итеп, ике янгын сүндергеч белән җиһазларга тәкъдим ителә.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International