2022 елның 25 августында «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Гамәли өлеше «Трактородром»да үткәрелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.