«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ филиалында, транспорт буенча механик белән берлектә, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. Тикшерүгә 3 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 2се тикшерүне уңышлы узды. РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, № 1013 карары нигезендә, шин протекторының тузуы өчен бер акт төзелде. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.