Алабуга муниципаль районында «Комбайн» профилактик операциясе

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Узган чәршәмбе көнне, профилактик чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы бүлеге тарафыннан «КОЛОС» АХК кырларында ашлык җыю комбайннарына тикшерү оештырылды. Урып-җыюда хуҗалыкның 5 комбайны эшли. Хуҗалыкның урып-җыю комплексы ашлык ташу өчен 5 берәмлек техника, шулай ук 1 күчмә янгынга каршы агрегатны үз эченә ала.

 Ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ягулык, майлар агылу очраклары, двигательләрнең торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү: техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су, көрәк, лом, сәнәкләр белән комплектлануы кебек мәсьәләләргә игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.

М.М. Шыяпов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International