Расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районында юридик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла.
22-24 августта Камай, Кураково авылларындагы карьерларда «Менделеевскагрохимсервис» ҖЧҖ, «Спецстройсервис» ҖЧҖ, «Метелица» ҖЧҖ караган техникага техник карау уздырылды. Хуҗалар үз техникаларын әзерләп, тикшерү өчен тәкъдим иттеләр. Техник карау барышында экскаваторларның, бораулау җайланмаларының, төягечләрнең теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.