Узган сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды, аны район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов озата йөрде.
Район басулары өстеннән очып узганнан соң, Марат Җәббаров «КАМА-АГРО» ҖЧҖ территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты. Татарстан Республикасында урып-җыю эшләренең барышы турында зур булмаган доклад белән чыгыш ясады. Марат Азат улы, уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, дип ассызыклады һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлы урак теләде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.