2022 елның 23 августында «АСПЕКТ» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 28 кеше кертелде. Аларның теоретик һәм практик өлешен 25 студент уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Рамил Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.