Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары арасында 2022 елда уңыш җыю йомгаклары буенча ярышлар уза

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында узган дүшәмбе көнне, авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары арасында 2022 елгы уңышны җыеп алу йомгаклары буенча ярышлар узды. Әлеге чара урып-җыюда механикалаштырылган авыл хуҗалыгы эшләре комплексын үз вакытында һәм сыйфатлы башкару, игенчелек культурасын, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, яшьләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итү максатларында үткәрелде. Конкурста җиңүчеләрне билгеләү өчен эшче төркем төзелде, аның составына Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов та керде.

  Ярыш нәтиҗәләре буенча «Кызыл Юл» АХҖК, «Борбаш» ҖЧҖ, «Активист» АХҖК алдынгыларына вымпеллар тапшырылды. Урып-җыю дәвам итә. Киләсе нәтиҗәләр 29 августтан соң планлаштырылган.

  Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International