Апас муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 19 августында Апас муниципаль районы хакимиятендә «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Апас муниципаль районында авария хәленең торышы турында» дигән темага юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы булды, анда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе А.В.Пономарев катнашты.

Бу елның 7 ае өчен хисап белән Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципаль районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Р.В. Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Ф. Солтанбәков та бар иде.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International