Нурлат муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара, комбайннарны эксплуатацияләү бу чорда куркынычсыз түгел, чөнки комбайн катлаулы техника булып тора. Документларның – теркәлү турында таныклыкның, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, техник карау узу турында таныклыкның булуына; комплектланышка – янгын сүндергеч, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез белән; тавыш һәм яктылык җиһазларының төзеклегенә; ягулык аккан җирләрнең булмавына; дәүләт теркәвенә алу тамгаларының булуына (аның билгеләнгән тәртиптә урнаштырылуына) һ.б. махсус игътибар биреләчәк.
«А/ф ИРС» ҖЧҖ, «Аграрий» ҖЧҖ һәм «Нурлат сөте» ҖЧҖ хуҗалыкларында тикшерү үткәрелде. Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затлары белән аларны бетерү турында әңгәмә үткәрелде.
Дмитрий Кудряшов – ТР Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.