Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасыймов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Балантаев эксплуатацияләгәндә үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.