Башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды. 2022 елның 7 аенда башкарылган эшләр турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Балантаев чыгыш ясады. Киңәшмәне үткәрү нәтиҗәләре буенча район башлыгы Р.Х. Сафиуллов тарафыннан ЮХИДИ, полициянең участок вәкаләтлеләре белән бергәләп эшләү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм урып-җыю чорында куркынычсыз эксплуатацияләү өчен күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирелде.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International