Чирмешән муниципаль районында ашлык җыю комбайннарының эшен тикшерү

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Серендеев Н.И.» КФХ, «АККИРЕЕВО» ҖЧҖ, «Гатин Д.М.» КФХ хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына тикшерү уздырылды.

Ашлык җыю комбайннарын тикшерү барышында түбәндәгеләр карап тикшерелде:

 - теркәү документлары булу-булмавы,

- тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы,

-техник карау узу турында таныклык,

-куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү. Комбайнчылар белән техник куркынычсызлык буенча әңгәмәләр үткәрелде.

Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International