2022 елның 15, 16 августында Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курслары узды.
Республиканың берничә районыннан ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш инженер-инспекторлары «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» темасы буенча укулар уздылар.
Курсларда катнашучылар укытучылар составының югары һөнәри дәрәҗәсен, программа эчтәлегенең актуальлеген һәм укытуны төгәл оештыруны билгеләп үттеләр.
Уку нәтиҗәләре буенча курсларны тыңлаучылар квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.
Х.М. Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлеге башлыгы.