Менделеевск муниципаль районында ашлык җыю комбайннары эшен тикшерү

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Профилактик чаралар кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Кама колхозы» ҖЧҖ кырларында ашлык җыю комбайннарына тикшерү оештырылды. Бөртеклеләрне җыюга хуҗалыкның 3 комбайны җәлеп ителгән.

 Ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, үзйөрешле техниканың техник төзеклеге, янгынга каршы инвентарь торышы һәм төзеклеге, двигательләр торышы һәм чисталыгы, янгын куркынычсызлыгы, техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су савытлары, көрәк, лом, сәнәк белән комплектлануына аерым игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр үткәрелде, эшләрне башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өстәмә аңлатып үтелде.

 Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International