Узган сишәмбедә, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чүпрәле муниципаль районында эш визиты белән булды.
Килеп җитү белән Марат Җәббаров «Чынлы» җәмгыяте комбайнчылары белән очрашты, аларның кәефе, хезмәт хакы белән кызыксынды. Районның иң яхшы хуҗалыгында эшләрнең торышына уңай бәя бирде. 20 мең центнердан артык ашлык суктырган комбайнчы Рәфыйкъ Шәйдуллинга акчалата премия тапшырды. Шунда ук кырда хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән дә очрашу булды.
Марат Җәббаров җыелучыларга республикада кыр эшләренең барышы, ашлык бәяләре турында мәгълүмат бирде. Ул ассызыклаганча, районның потенциалы зур.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.