Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр өчен иң киеренке вакыт, ул – урып-җыю.
Бу эштә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – бәхетсезлек очракларын кисәтү. Урып-җыю чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү, имин хезмәт шартларын вакытында тәэмин итү – авыл хуҗалыгы чаралары комплексының мөһим өлеше булып тора.
Урып-җыю вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатында Кайбыч муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына күчмә тикшерүләр үткәрелә.
Тикшерү барышында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар булуына, техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су савытлары, көрәк, сәнәк белән комплектлануына игътибар бирелә.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.